Минзәләдә озын гомерлеләрне тәбрикләү дәвам итә.

2019 елның 26 июле, җомга

25 июльдә Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне Һава Абдулла кызы Хәнипова юбилеен билгеләп үтте.

95 ел гомер яшәгән олугъ затны шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева, Минзәлә интернат-мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Светлана Мәхмүтова котлады.

Туган көнен билгеләп үтүче ханымга кунаклар озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, ныклы сәламәтлек, якыннарының игътибарын тоеп яшәвен теләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир путинның котлау хатын һәм район башлыгы Айдар Салаховның истәлекле бүләген тапшырды.

Һава Абдулла кызы Кызыл Яр районында укытучы гаиләсендә туа. Сугыш чорында үз авылында укытучы булып эшли. Алабуга педагогия институтында читтән торып укый. Юллама буенча Мәлкәндә эшли башлый, җиде елдан соң гаиләләре белән Минзәләгә күченәләр. Һава Абдулла кызы үз эшчәнлеген коррекция мәктәбендә дәвам итә, лаеклы ялга да шуннан чыга. Тормыш иптәше белән 4 бала, 7 онык, 6 оныкчык тәрбияләп үстерәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International