Минзәлә районында "Умырзая" тернәкләндерү үзәге хәбәр итә

2019 елның 26 июле, җомга

Берничә еллар дәвамында Алабуга шәһәрендә уза торган Спас ярминкәсе катнашучыларга яңа белемнәр, күңелле хатирәләр һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итүче иҗат бәйрәме булып тора.

Спас ярминкәсе осталарны бөтен Россиядән җыя.   Өсталар - "Умырзая" тернәкләндерү үзәге балалары да чираттагы тапкыр Бөтенроссия Спас ярминкәсендә катнашырга әзерләнәләр.  Балалар белгечләр белән берлектә текстил техникасында уенчыклар әзерлиләр, агач эшләнмәләр ясыйлар. Социаль хезмәтләр алучылар әзерләгән эшләр "Осталар шәһәре" күргәзмәсенә куелачак.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International