Светлана Зәйнуллина Минзәләдә "Автоледи-2019" конкурсы җиңүчесе булды.

2019 елның 26 июле, җомга

"Автоледи" конкурсы ел саен

- юл хәрәкәтенең законны тыңлаучы катнашучыларын тәрбияләү, халыкта транспорт культурасын формалаштыру;

- катнашучыларның юл йөрү кагыйдәләрен белү күнекмәләрен ныгыту;

- хатын-кыз машина йөртчүеләрне халык арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау максатларында уздырыла.

Быел катнашучыларның яртысыннан күбрәге конкурста беренче тапкыр. Имтиханда сорауларга җавапларны 20 минут эчендә җавап бирергә кирәк булса, биредә кызларга 10 минут эчендә өлгерергә кирәк иде. Гүзәл затлар тәгәрмәчләрне бик оста алыштырдылар, иң яхшы нәтиҗә - 1 минут 39 секунд.

 

 

Конкурснәтиҗәләре буенча Светлана Зәйнуллина - 1 нче урынга чыкты, Диана Урасметова - 2 нче. Алена Троицкая 3 нче урынны яулады.
Иңади конкурста Вероника Муринованың автомобиле иң яхшы дип табылды - "Ашыгыч кызлар ярдәме - "03".

Барлык катнашучыларга кубоклар һәм дипломнар, мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International