Минзәләдә "Чиста яр" акциясе дәвам итә

2019 елның 26 июле, җомга

1 нче урта мәктәп укучылары яр буен чистарту буенча "Чиста яр" экологик акциясен уздырдылар. Әлеге акция табигатьне саклауның никадәр мөһим икәнлеген искә төшерергә ярдәм итә, су акваториясе - илебезнең иң мөһим байлыкларының берсе.

Балалар минзәләлеләргә мөрәҗәгать итә: әйләнә-тирә мохитка игътибарлырак булырга, ял иткән урыннарда чүп-чар калдырмаска.

Акция дәвам итә. Битараф булмаган минзәләлеләрне табигатькә ярдәм итәргә, акциягә кушылырга чакырабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International