Читтән торып, милек хуҗасы рөхсәтеннән башка хосусыйлык хокукына күчүне теркәүгә документлар тапшыру хәзер мөмкин түгел.
8 - 9 август көннәрендә Үзбәкстан Республикасының Алмалык шәһәрендә 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Дөнья чемпионаты узды.
Татарстан Республикасының Минзәлә муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутаталар сайлаганда республикада беренче тапкыр "Мобиль сайлаучы" механизмы гамәлгә ашырылачагын хәбәр итә.
Минзәлә районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, урып-җыю башыннан барлыгы 4963 гектар иген суктырылган, бу планлаштырылган мәйданның 10,4%ы.
10 августта Әлмәт шәһәрендә "Мин спортны сайлыйм" баш астында бокс буенча матч очрашуы узды. Әлеге турнирда Минзәләдән өч боксчы катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймарданов гаиләсен кунакка чакырды.
Начар метеорологик күренешләр: 13 августта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән төньяк-көнбатыштан секундына 17 метр тизлектә көчәючән җил булуы көтелә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ханым комиссион кибеттән сатып алган сыйфатсыз кесә телефоны өчен түләнгән акчасын кире кайтаруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. “Моннан биш көн элегрәк 2200 сумлык кәрәзле телефон сатып алган идем. Тышкы “кыяфәте”ннән дә, эшләвеннән дә канәгать идем югыйсә.
Хөрмәтле сайлаучылар!
Җәй - ял итү һәм күңел ачу, шат уеннар уйнау, урманга походка бару, су коену, кызыну өчен менә дигән вакыт. Балачак - ваемсыз чак, ул өстәмә ачышлар һәм орчшаулар белән тулган, бала мәгълүмат алырга әзер, шул исәптән, куркынычлар да җитәрлек.