Җәй - ял итү һәм күңел ачу, шат уеннар уйнау, урманга походка бару, су коену, кызыну өчен менә дигән вакыт. Балачак - ваемсыз чак, ул өстәмә ачышлар һәм орчшаулар белән тулган, бала мәгълүмат алырга әзер, шул исәптән, куркынычлар да җитәрлек.
Каникулларда балаларның буш вакыты арта, алар кагыйдә буларак өлкәннәрдән башка урамда йөриләр. Балалар сәламәтлеге һәм тормышы өчен өлкәннәр җавап бирә, шуның өчен аларның төп бурычы - балалар куркынычлардан саклансын өчен бар көчләрен кую.
Җәй башында бүлекчәнең социаль мәсьәләләр буенча белгечләре Наталья Хәмидуллина һәм Гүзәл Муракаева социаль хезмәтләр алучы ата-аналар белән балигъ булмаган балаларны тиешенчә карау турында әңгәмә уздырдылар.
Сулыкларда үз-үзеңне тоту һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, урманда булу, җәйге чорда балаларның мәшгульлеге турында сөйләштеләр, ташламалы санатор-сәламәтләндерү лагерьлары турында мәгълүмат бирделәр.
Шулай ук социаль педагоглар Наталия Кудряшова һәм Ольга Бывальцева да балалар белән шушы темаларга әңгәмә уздырдылар.