ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ханым комиссион кибеттән сатып алган сыйфатсыз кесә телефоны өчен түләнгән акчасын кире кайтаруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. “Моннан биш көн элегрәк 2200 сумлык кәрәзле телефон сатып алган идем. Тышкы “кыяфәте”ннән дә, эшләвеннән дә канәгать идем югыйсә. Тик менә биш көн узуга сүнде ул. Телефонны сатып алган кибеттә, янәсе, комиссион товар бит ул, дип, минем гозеремне тыңларга да теләмәделәр. Бу очракта минем хокукларымны һәм ни эшләргә кирәклеген аңлатыгызчы, зинһар!” – дип үтенде ханым.
Чыннан да, комиссион товар белән сәүдә итүнең товарны сату, исәбен алып бару, кире кайтару, шулай ук комиссия килешүен төзүгә кагылышлы кайбер үзенчәлекләре бар.
Сатып алучы бәясе арзанайтылган товар яки элек кулланылышта булган товар сатып алган очракта законда күздә тотылган хокукларын яклау мөмкинлегеннән мәхрүм ителми. Әмма комиссион сәүдә үзенчәлекләрен белеп тору һәм үзенчәлекләрен исәпкә алу кирәк.
Комиссион сәүдә тәртибе РФ Гражданлык кодексы, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992ел, № 2300-1 РФ Законы, “Азык-төлек булмаган товарлар белән комиссион сәүдә итү кагыйдәләрен раслау турында” 06.06.1998 ел, № 569 РФ Хөкүмәте карары (алга таба – Комиссион сәүдә кагыйдәләре), “Ремонт чорында шундый ук товарны бушлай биреп тору яки шундый ук товарга алыштыру турында кулланучы таләбе кагылмаган озак файдаланылыштагы товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен һәм кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук башка товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеген раслау турында” 19.01.1998 ел, № 55 РФ карары (алга таба – Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре) нигезендә җайга салына.
Комиссион товарны сату үзенчәлекләре нидән гыйбарәт соң?
Комиссион сәүдә кагыйдәләре нигезендә, товар милекчесе (Комитент), товарын Сатып алучыга билгеле бер суммага сатып җибәрсен өчен, арадашчыны (Комиссионер) җәлеп итә. РФ ГК 990 статьясындагы 1 пункты нигезендә, товарны сатып алучы белән әнә шундый сату-алуны хәл кылу буенча хокуклар һәм бурычлар комиссионерга йөкләнә.
Комиссион сәүдә гражданинның (яки чит ил кешесе, яисә гражданлыксыз зат) товарны сатучыга тапшырып, сатучының аны, саткан өчен билгеле бер сумманы алып калып, сату-алу килешүе буенча сатып җибәрүен күздә тота. Комиссиягә яңа, шулай ук кулланылышта булган товарлар тапшырылырга мөмкин.
Товарда теге яки бу кимчелекләр ачыкланганда, сатып алучы гамәлләре
Товарны арзанайтылган бәядән сатып алганда, сатып алучының “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законында күздә тотылган хокуклары сакланып кала. Сатып алучыга кимчелекле товар сатылып, комиссионер аны бу хакта алдан ук кисәтеп куймаган очракта, сатып алучы түбәндәгеләрнең берсен таләп итүгә хокуклы:
- шундый ук маркадагы (шундый ук модель һәм (яки) артикул) башка товарга алыштыруны таләп итү;
- сатып алу бәясен тиешенчә яңадан исәпләтеп, башка маркадагы (модель һәм (яки) артикул) шундый ук товарга алыштыруны таләп итү;
- сатып алу бәясен тиешенчә киметүне таләп итү;
- товардагы кимчелекләрне кичекмәстән бушлай юкка чыгаруны яки сатып алучы яисә өченче зат тарафыннан кимчелекләрне юкка чыгару чыгымнарын каплауны таләп итү.
Шул ук вакытта сатып алучы сыйфатсыз товар сатылу аркасында үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итүгә дә хокуклы.
Стып алучы бу пунктта күрсәтелгән таләпләрне кую урынына, сату-алу килешүен үтәүдән баш тартып, товар өчен түләнгән сумманны кире кайтаруны да таләп итә ала. Бу очракта сатып алучы комиссионер таләбе белән һәм аның хисабына кимчелекле товарны кире кайтарырга тиеш.
Товарның сатып алу бәясен тиешенчә киметү, сатып алучы яки өченче зат тарафыннан товардагы кимчелекләрне юкка чыгару чыгымнарын каплау, товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару турында, шулай ук сыйфатсыз товар сатылу яки товар турында тиешле мәгълүматлар күрсәтелмәү аркасында сатып алучыга китерелгән зыянны каплау турында сатып алучы таләпләре, тиешле таләп куелганнан соң 10 көн эчендә, саттучы тарафыннан канәгатьләндерелергә тиеш.
Комиссионер ягыннан хокукларны санга сукмау очрагында, комитент, шулай ук сатып алучы аңа, тиешле таләпләрне төгәл генә куеп, ике нөсхәдә төзелгән язмача претензия белән мөрәҗәгать итүгә хокуклы. Претензиянең бер нөсхәсен комиссионер вәкиленә тапшырырга яки почта аша заказлы хат белән (тапшыру турында уведомление белән) җибәрергә кирәк.
Бәхәсне судка кадәр тәртиптә җайга салып булмаган очракта, комитент һәм сатып алучы, үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау өчен, дәгъва гаризасы белән судка мөрәәҗәгать итүгә, шулай ук судка шикаять җибәрүгә хокуклы.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы