Татарстан Республикасының Минзәлә муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутаталар сайлаганда республикада беренче тапкыр "Мобиль сайлаучы" механизмы гамәлгә ашырылачагын хәбәр итә.
Әлеге норма Татарстан Республикасының Сайлау кодексы белән каралган. Хәзер һәрбер татарстанлы үзе өчен уңайлы сайлау участогында, теркәлү урынына (прописка) бәйсез рәвештә, ләкин бары тик республика чикләрендәге сайлау участокларында тавыш бирү мөмкинлегенә ия.
Гаризалар бирү өчен сайлаучылар КФҮнең 56 офисына, 65 территориаль сайлаукомиссиясенә һәм барлык учатсок сайлау комиссияләренә мөрәҗәгать итә алалар.
Сайлаучылар 24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр чорда КФҮгә һәм ТСК нә шәхсән кабул итү урыны буенча тавыш бирү турында гариза бирү мөмкинлегенә ия (бары тик паспорт кына кирәк).