ТР Президенты Роберт Шәймәрданов гаиләсен кунакка чакырды

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймарданов гаиләсен кунакка чакырды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова белән бергә 24 августта үзендә үрнәк гаиләләрне җыя. Быел безнең районнан Роберт Шәймәрданов гаиләсе бара.

. Узган елларда ТР Президентында кунакта түбәндәге гкаиләләр булдылар: 2014 елда - Александр Леванов ("Изыскатель "ҖЧҖ директоры), 2015 елда -  Нәсим Дәүләтов (Югары Тәкермән фермеры), 2017 елда - Мәүләветдин Закиров (районның танылган көрәшчесе), 2018 елда - Илгиз Загиев ("Загиев" КФХ җитәкчесе, Тулбай авылы).

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/prezident-rt-pozval-semyu-roberta-shaymardanova-v-gosti

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International