Минзәлә боксчыларының Әлмәт турниры нәтиҗәләре

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

10 августта Әлмәт шәһәрендә "Мин спортны сайлыйм" баш астында бокс буенча матч очрашуы узды. Әлеге турнирда Минзәләдән өч боксчы катнашты.

Никита Миңлеханов беренче тапкыр уйнады һәм көндәшен җиңде. Рифат Динмөхәммәтов икенче урын алды. Ул ике үлчәү берәмлегенә югары уйнап, көчен һәм характерын күрсәтте.

Ильнар Гыймаев финал уенында  үзеннән ике яшькә өлкән турнир хуҗасына каршы уйнады, уен бәхәсле булды, җиңүне, әлбәттә, хуҗага бирделәр.

 

 

http://menzela.ru/news/molodezhnyiy-meridian/rezultaty-bokserov-iz-menzelinska-na-turnire-v-almetevske

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International