ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 2019 елның 1 октябрендә сәгать 10 да Минзәлә драма театры бинасында пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар, хатын-кызлар, инвалидлар өчен, өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган эш һәм эшкә урнаштыру максатыннан, махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачагын хәбәр итә.

Яшь белгечләр   авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү буенча  дәүләт  программасы  кысаларында  2020 елдан  авыл  җирендә  3%ка кадәр ставка  белән  ипотека кредиты алырга  мөмкин. 

Бүген, 27 сентябрьдә, Яр Чаллыда "Иң яхшы балигъ булмаучылар тәрбиячесе" Республика конкурсының зона этабы узды.

Иминлек атнасы кысаларында, 27 сентябрьдә, Коноваловка балалар бакчасында  балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча чара узды.

Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә көтеп алынган вакыйга - Студентлыкка кабул итү чарасы узды.

 

«Спорт» номинациясендә Югары Тәкермән авыл җирлеге Башкарма комитетының "Без - сәламәт яшәү рәвеше өчен" проекты җиңүче дип табылды.

Имин булмаган метеорологик күренешләр:

28 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килүе ихтимал.

Терроризмга һәм экстремизмга каршы тору буенча айлык кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә "Куркынычсыз ил" уен-сәяхәте узды.


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Әгәр дә телевизор экранында федераль канал белән янәшә "А"хәрефе тора икән, димәк, аналоглы телевидение эшли, һәм телевизорны цифрлы канал кабул итүгә әзерләргә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International