ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

1 октябрьдә, 14.00 сәгатьтә, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе бинасында (Минзәлә шәһәре, Ленин ур., 80 нче йорт) ата-аналары алимент түләүдән читләшүче балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү көне уздырылачак.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 1 октябрьдэ Өлкәннәр декадасы уңаеннан пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ача.

       

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  хәбәр итүенчә,  14 яшьтән 30  яшькә  кадәрге авыл  эшкуарлары «Яшь Россия эшкуары 2019» Бөтенроссия конкурсында  катнаша  алалар.    

Соңгы  бер  атна  эчендә  республикада    1,4 мең га бәрәңге, 500 га яшелчә җыелды,   256 мең  тонна шикәр  чөгендере  чыгарылды. 

Начар метеорологик күренешләр:  Татарстан Республикасы территориясендә һәм  Казанда көньяктан җылы җил көтелә - 15-20 м/с, 1 октябрьдә көндез 2 октябрь төненә-көндез -17-22 м/с. 

Әлеге чара "Демография" илкүләм проекты кысаларында яшәүчеләрнең кәефен күтәрү, сәламәт яшәү рәвешенең озынлыгын арттыру өчен уздырыла.

 

28 сентябрьдә Дәүләт Советының кече залында ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты утырышы узды. Аның әгъзаларына теләкләр белән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин мөрәҗәгать итте.


28
сентябрь, 2019 ел
шимбә

"ДОСААФ Минзәлә автомобиль мәктәбе" ҺББ базасында Минзәлә районы ЮХИДИ бүлекчәсе, Минзәлә районында "ЮХИ" ДБУ профилактика бүлекчәсе һәм "ДОСААФ Минзәлә автомобиль мәктәбе "Автосессия-2019" автомобильче студентлар арасында машина йөртүче республика конкурсының муниципаль этабы узды. 


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Бүген конкусрта катнашучыларга призлар һәм мактау кәгазьләре тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International