"ДОСААФ Минзәлә автомобиль мәктәбе" ҺББ базасында Минзәлә районы ЮХИДИ бүлекчәсе, Минзәлә районында "ЮХИ" ДБУ профилактика бүлекчәсе һәм "ДОСААФ Минзәлә автомобиль мәктәбе "Автосессия-2019" автомобильче студентлар арасында машина йөртүче республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Конкурста 3 команда: "Минзәлә педагогия көллияте" ДАҺББУ, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы һәм Минзәлә медицина училищесы командалары катнашты.
Чараның анализы күрсәткәнчә, районның автомобильче-студентлары машаналарны сак йөртәләр һәм юл йөрү кагыйдәләре өлкәсендә белемнәрен вакыт-вакыт яңартып торалар.
Катнашучыларга түбәндәге түбәндәге этапларны узарга кирәк иде:
Барлык этапларны узу буенча җиңүчеләр ачыкланды:
1 урын – Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы,
2 урын – М.Җәлил ис. Минзәлә педагогия көллияте,3 место – Минзәлә медицина училищесы.
Барысына да кубоклар, мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.