Көллияттә студентлыкка кабул итү чарасы узды.

2019 елның 27 сентябре, җомга

Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә көтеп алынган вакыйга - Студентлыкка кабул итү чарасы узды.

Бу ел саен уздырыла торган һәрбер студент тормышында якты һәм онытылмас чорның башлануы булып тора. 

Бу көннәрдә барлык беренче курс укучылары МПКның зур һәм тату гаиләсенең тулы хокуклы әгъзалары булдылар. Хәзер аларга бу авыр юлны узасы кала. Беренче курсларны кабул итү - студентларны берләштерүче бәйрәм, чөнки бу бәйрәмдә студентлар бер-берсе белән танышып кына түгел, сәләтләрен дә күрсәтәләр.

Тантананы ачу өчен сәхнәгә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  Лилия Черезова чакырылды, ул беренчеләргә көллият тормышының кызыклы һәм эчтәлекле булачагына инандырды. Чыгарылыш трөкемнрендә укучылар беренче кусрларга вазыятьнамә әйттеләр.Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International