Бүген, 27 сентябрьдә, Яр Чаллыда "Иң яхшы балигъ булмаучылар тәрбиячесе" Республика конкурсының зона этабы узды.
Яр Чаллының Автозавод, Үзәк, Комсомол районнарыннан, Әгерҗе, Актаныш, Зәй, Түбән Кама, Алабуга, Менделевск, Минзәлә, Тукай муниципаль районнарыннан 12 конкурсант катнашты.
Конкурста катнашучылар, дулкынлануга карамастан, җәмәгать тәрбиячеләре институтына, хезмәттәшләренә, гаиләгә үз мөнәсәбәтләрен белдерделәр, эш нәтиҗәләрен, тормыш өстенлекләрен сөйләделәр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Минзәлә муниципаль районы вәкиле, "Боксчы" үсмерләр клубының бокс буенча тренеры, "Форпост" җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча яшьләр формирование ләре белән эш буенча белгеч Булат Кәримов II дәрәҗәле диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
Без Булат Дилүс улын котлыйбыз һәм аңа алга таба да зур уңышлар телибез.