Югары Тәкермәнлеләр - конкурс җиңүчеләре

2019 елның 27 сентябре, җомга

Казанда Татарстан Республикасында "РИТЭК" ААҖ социаль һәм мәдәни проектларының X  конкурсы нәтиҗәләрен йомгаклау тантанасы узды.

«РИТЭК» ҖЧҖ ("ЛУКОЙЛ" ПАҖнең кече предприятиесе) мартта эшчәнлек төбәкләре - Татарстанда һәм Самара өлкәсендә "ЛУКОЙЛ" ПАҖ мәдәни һәм социаль проектлары X конкурсы старт алуы хакында иглан итте. Гарызнамәләр 31 июльгә кадәр кабул ителде һәм өч - "Экология". "Рухият һәм мәдәният", "Спорт" номинацияләрендә каралды.

2019 елда конкурс комиссиясенә 766 заявка кабул ителде, 153 проект җиңүче дип табылды, грант фонды - 25 млн руб. Конкурсны 10 ел уздыру чорында барлыгы 6,8 мең гарызнамә каралды, 1406 проект гамәлгә ашырылды.

«Спорт» номинациясендә Югары Тәкермән авыл җирлеге Башкарма комитетының "Без - сәламәт яшәү рәвеше өчен" проекты (Башлык - Алия Шәрипова) җиңүче дип табылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International