Коноваловка балалар бакчасында балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча чара узды.

2019 елның 27 сентябре, җомга

Иминлек атнасы кысаларында, 27 сентябрьдә, Коноваловка балалар бакчасында  балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча чара узды.

Хәзерлек төркеме балалары "Без - машина йөртүчеләр" биюен башкардылар, юл билгеләре турында шигырь сөйләделәр, "Машина юлы янында уйнау куркыныч" күренеше сәхнәләштерделәр, уеннар уйнадылар.

Чара азырында дәүләт автоинспекциячк хезмәткәре Наталья Железкова балаларга бүләкләр өләште. Йомшак модульләр, юл йөрү кагыйдәләре китабын тапшырды, шул исәптән, яктылыкны кайтаргыч элементлар да бүләк итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International