Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республиканың азык-төлек базарларындагы вәзгыятьне контрольдә тоту өчен оператив штаб төзелде, аның составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать министрлыгы, ФАСның Татарстан Республикасы Идарәсе кереде. «Безнең белгечләр көн саен кибетләрне йөреп чыгалар, алардагы азык-төлек продуктларының барлыгын контрольдә тоталар.
Яз ае-март аеның яртысы үтеп китте. Районыбыз хуҗалыкларында хәзер кызу чор- язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Техникалар ремонтлана, минераль ашламалар кайтарыла, орлыклар калибрлана. Быел техник күзәтү март азагында “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгы техникаларын караудан башлана.
"Яңгыр балалары" социаль проекты кысаларында 17 мартта Минзәлә районының халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Оазис" күңел ачу комплексында (Биҗанов) РАС диагнозлы балалар һәм аларның ата-аналары өчен боулинг уены оештырылды.
Инвалид бала тәрбияләүче, шулай ук күп балалы гаиләләрдә автономлы янгын кисәткечләрен урнаштыру график нигезендә дәвам итә. Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү бүлекчәсе белгечләре ПЧ-122 гарнизоны хезмәткәрләре белән берлектә 16 мартта әлеге приборларны урнаштырды.
В торговых объектах города Мензелинск проводилось консультирование граждан в сфере защиты прав потребителей.
«Умырзая» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә яллар нәтиҗәле һәм кызыклы үтте. ТАССР оешуның 100-еллыгына багышланган чаралар кысасында, “Без республика турында нәрсә беләбез?” исеме астында квест-уен узды.
42 елдан (ир-атлар өчен) һәм 37 елдан (хатын-кызлар) ким булмаган иминият стажы булган затларга иминият пенсиясе гомуми билгеләнгән пенсия яшеннән 2 елга иртәрәк билгеләнә.
"Яңа тормыш - булачак өметләр" программасы буенча Балачак унъеллыгы кысаларында Минзәлә халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге психологлары Марина Гатина һәм Светлана Соловьева 17 мартта Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте студентлары белән "Гаилә кодексы" төркем дәресе уздырдылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуга бәйле рәвештә, агымдагы елның апрель-май айларында аерым категориягә керүче гражданнар бер тапкыр түләү алачак.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә, Татарстанда уңымнарны һәм күпъеллык үләннәрне тукландыру дәвам итә. Бүгенге көнгә Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск. Арча, Тәтеш районнарында игенчеләр эшкә кереште.