"Яңгыр балалары" социаль проекты кысаларында 17 мартта Минзәлә районының халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Оазис" күңел ачу комплексында (Биҗанов) РАС диагнозлы балалар һәм аларның ата-аналары өчен боулинг уены оештырылды.
"Оазис" холлында кунакларны Лилия Петрова каршы алды һәм залга озатты. Аннары инструктор боулинг кагыйдәләре белән таныштырды. Кунаклар өчен татлы табын да әзерләнгән иде.