Пенсия фонды хәбәр итә

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуга бәйле рәвештә, агымдагы елның апрель-май айларында аерым категориягә керүче гражданнар бер тапкыр түләү алачак.

Минзәлә районында 75 мең сум күләмендә түләүне алачаклар:

3 Бөек Ватан сугышы инвалиды;

17 Бөек Ватан сугышында катнашучы;

104 Бөек ватан сугышында катнашучы һәм инвалидларның тол хатыннар.

Минзәлә районында 50 мең сум күләмендә түләү алачаклар:

Кимендә алты ай дәвамында 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр чорда тылда хезмәт куйган 312 кеше.

Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен СССР орден-медальләре белән бүләкләнгән 5 кеше.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International