Яз ае-март аеның яртысы үтеп китте. Районыбыз хуҗалыкларында хәзер кызу чор- язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Техникалар ремонтлана, минераль ашламалар кайтарыла, орлыклар калибрлана. Быел техник күзәтү март азагында “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгы техникаларын караудан башлана.
Чит илдә эшләнгән тракторларны килешү нигезендә гарантия вакытына карап фирма вәкилләре төзекләндерә, ә инде вак-төяк ремонт эшләрен шул техникада эшләүче механизатор башкара. Үзебездә эшләнгән техникалар, чәчү агрегатлары, культиваторлар хуҗалык остаханәләрендә ремонтланды. “Агросила” төркеменә кергән “Мензелинские зори” агрофирмасы ҖЧҖ Кадрәк җитештерү комплексының техникалары Чаллы шәһәренең үзәкләштерелгән базасында ремонтланды, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек идарәсенең начальник урынбасары Илгиз Ханов. Аның сүзләренә караганда “Калморза” , “Заиковский” хуҗалыгы механизаторлары да техниканы язгы кыр эшләренә 100 процент әзерләп куйганнар. Язгы чәчү өчен кирәк булган 1836 тонна дизель ягулыгының 278 тоннасы кайтарылган. Район буенча уртача бер гектарга тәэсир итү көчендә 67 килограмм минераль ашлама тупланган. Язгы чәчү өчен кирәк булган механизаторлар җитәрлек дәрәҗәдә һәм аларның квалификацияләре бар.