Минзәлә районында янгын кисәткечләрен бушлай урнаштыру буенча эш дәвам итә

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Инвалид бала тәрбияләүче, шулай ук күп балалы гаиләләрдә автономлы янгын кисәткечләрен урнаштыру график нигезендә дәвам итә. Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү бүлекчәсе белгечләре ПЧ-122 гарнизоны хезмәткәрләре белән берлектә 16 мартта әлеге приборларны урнаштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International