Татарстанның 10 районында басуларга чыктылар

2020 елның 17 марты, сишәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә, Татарстанда уңымнарны һәм күпъеллык үләннәрне тукландыру дәвам итә. Бүгенге көнгә Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск. Арча, Тәтеш районнарында игенчеләр эшкә кереште.

Мисал өчен, 2008 елның 28 мартында республика аграрийлары уҗым культураларын һәм күпъеллык үләннәрне тукландыруга старт биргәннәр.  Уҗым культураларын тукландыру 1,3 мең га мәйданда, ә күпъеллык - 0,1 мең га.

 

Орлыкларны инкрустацияләү дә зур темп белән бара. Бу эшкә беренчеләрдән булып Зәй һәм Кайбыч районнары кереште. Бүгенге көндә эшләр 1,7 мең тн. башкарылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International