ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте искәртә, "МИР" милли түләү системасы карталарына пенсияләр һәм башка социаль түләүләрне мәҗбүри күчерү срогы Россия банкы тарафыннан 2021 елның 1 июленә кадәр озайтылды. Моңа кадәр срок ике тапкыр, соңгы тапкыр 2021 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылган иде.

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы он җитештерүчеләрдән азык-төлек бодаен сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплатуга һәм икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләреннән җитештерелгән һәм сатылган икмәк һәм икмәк-булка эшләнмәләренә чыгымнарның бер өлешен каплатуга заявкалар сайлап алу игълан итә.

 

5 мартта Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һәм Казанда:

- төнлә күз күреме сизелерлек начараю белән көчле җил - 15-18 м/с,

- төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык булуы көтелә.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр итә: 2 мартан башлап, коронавирус таралу һәм аннан соң килеп туган чикләүләр аркасында бер ел чамсы элек кертелгән ана капиталыннан айлык түләүне озайтуның вакытлыча тәртибе гамәлдән чыга. Гаиләләргә узган елның апреленнән бүгенге көнгә кадәр тапшыру срогы чыккан барлык түләүләр автомат рәвештә ата-ананың гаризасыннан башка һәм гаиләнең керемен расламыйча Россия Пенсия фонды тарафыннан озайтылдылар.

 

Чараның кунакчыл хуҗалары чакырылган халыкны кайнар чәй һәм коймак белән сыйлады.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары М.В.Трофимова 9 мартта, 14.00 - 15.30 сәгатьләрдә, видеоконференция режимында гражданнарны шәхсән кабул итә.

 

Минзәлә муниципаль районының "Ачык ТКХ" торак-коммуналь хуҗалыгының тәүлек буе эшли торган   бердәм диспетчерлык хезмәте теләсә нинди вакыйга, шәһәр һәм районның, коммуналь хезмәтләрнең тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче системалар (объектлар) эшендәге кимчелекләр турында халыктан һәм оешмалардан хәбәрләрне үзәкләштерү максатларында Минзәлә муниципаль район башлыгы һәм Башкарма комитет җитәкчесе йөкләмәсе буенча 2020 елның декабрендә Бердәм дежур диспетчерлык хезмәте (ЕДДС) базасында булдырылды. 

 

Хөрмәтле минәләлеләр!

Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә Дәүләт Думасы депутатларының һәм Федерация Советы әгъзаларының республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчелеге белән киңәшмәсе узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International