5 мартка Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга көндәлек оператив фараз

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

5 мартта Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һәм Казанда:

- төнлә күз күреме сизелерлек начараю белән көчле җил - 15-18 м/с,

- төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык булуы көтелә.

Казан буенча:

Аязучан болытлы. төнлә аз гына кар, урыны белән буран. Көндез явым-төшемнәрсез диярлек. җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, төнлә урыны белән кискен - 17 м/с. Төнлә минималь һава температурасы -7..-9˚, аязган вакытта -14˚. Көндез максималь һава температурасы -3..-5˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International