Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә Дәүләт Думасы депутатларының һәм Федерация Советы әгъзаларының республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчелеге белән киңәшмәсе узды.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина үзе җиткчелек иткән эш төркеме эше, парламент эшчәнлеге һәм округтагы эш турында хисап тотты.