Әлфия Когогина: Төбәкләр үзләре вейплар сатуны тыюны кертә алалар.

2026 елның 10 июне, чәршәмбе

Дәүләт Думасы бертавыштан төбәкләргә ваклап сәүдә итүдә вейплар һәм алар өчен сыеклыклар, шулай ук никотин җиткерүнең башка электрон системаларын сатуны тыю хокукын бирү турындагы канунны кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фиркасенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты  коодинаторы Әлфия Когогина бәя бирде: «Әгәр үлчәүнең бер ягында — балаларыбызның сәламәтлеге, икенчесендә — намуссыз сәүдәгәрләрнең табышы булганда, беренчесен сайларга кирәк икәнлеге ачык». Бу җәйның беренче көненнән башлап Россиядә вейпларны, электрон сигаретларны һәм алар өчен сыеклыкларны интернет-кибетләрдә яки китереп бирү аша сату тыелды. Хәзер сүз төбәкләрнең үзләренең өстәмә тыю кертү хокукы турында бара».

Тәкъдим ителә торган инициатива түбәндәгеләрне билгели:

– 2026 елның 1 октябреннән тәмәке һәм никотин эченә алган продукцияләрне күмәртәләп һәм ваклап сәүдә итүенә лицензияләү кертелә;

– 2027 елның 1 мартыннан күрсәтелгән эшчәнлекне лицензиясез башкару тыела;

– 2028 елның 1 мартына кадәр ваклап сәүдә итү объектларын лицензия таләпләренә китерү өчен күчү чоры булачак;

– 2027 елның 1 сентябреннән «Честный знак» системасында лицензиат эшчәнлеге барлык урыннары буенча тәмәке һәм никотин эченә алган продукциянең хәрәкәтен күзәтү кертеләчәк;

– 2027 елның 1 мартыннан 2032 елның 1 мартына кадәр РФ субъектларына үз территориясендә никотин җибәрү электрон системаларын һәм электрон системалар өчен никотин сыеклыкларын ваклап сәүдә итүне тыю хокукы биреләчәк;

Моннан тыш, зур, аеруча зур үлчәмдә, шулай ук оештырылган төркем тарафыннан башкарылган тиешле лицензиясез тәмәке һәм никотин эченә алган продукцияне ваклап сәүдә итүдә сату өчен җинаять җаваплылыгы билгеләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International