Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы он җитештерүчеләрдән азык-төлек бодаен сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплатуга һәм икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләреннән җитештерелгән һәм сатылган икмәк һәм икмәк-булка эшләнмәләренә чыгымнарның бер өлешен каплатуга заявкалар сайлап алу игълан итә.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматләре буенча, азык-төлек бодаен сатып алуга чыгымнар өлешендә он җитештерүчеләргә компенсация түләүгә Татарстан 65,9 млн сум алачак, ә икмәк пешерүче предприятиеләр - 48,3 млн сум акча алачак.
Гаризалар 1-30 мартта кабул ителә. Гаризалар кабул итү урыннары: Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 нчы йорт, кабинет 402; E-mail: agro@tatar.ru.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен кайнар элемтә телефоны:
8-800-444-16-70.