Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр итә: 2 мартан башлап, коронавирус таралу һәм аннан соң килеп туган чикләүләр аркасында бер ел чамсы элек кертелгән ана капиталыннан айлык түләүне озайтуның вакытлыча тәртибе гамәлдән чыга. Гаиләләргә узган елның апреленнән бүгенге көнгә кадәр тапшыру срогы чыккан барлык түләүләр автомат рәвештә ата-ананың гаризасыннан башка һәм гаиләнең керемен расламыйча Россия Пенсия фонды тарафыннан озайтылдылар.
Иртәгәсе көннән түләүләр кабаттан гариза нигезендә озайтылачак. Аны фонд порталында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша бирергә була.
Сертификат иясенең яисә аның вәкиленең гаризасы шулай ук РПФның барлык клиентлар хезмәтендә һәм шундый ук хезмәт күрсәтүче күпфункцияле үзәкләрдә кабул ителә.
РПФ Бүлекчәсенең ТР буенча контакт-үзәге 8 800 600 0 357
Интернет-ресурслар pfr.gov.ru , sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt, www.vk.com/club160732878/
www.ok.ru/group/58408636907571
8-960-088-30-74
https://www.instagram.com/pension_fond_rt/
Белешмәләр өчен телефон: 074, 88555507411 (мобиль)