ЯҢАЛЫКЛАР




13
май, 2022 ел
җомга

Президент Указы нигезендә, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары булган 12 меңнән артык гаилә яңа айлык түләүне алган.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2022 елда иминият взносларын түләү срокларын үзгәртү турында» 2022 елның 29 апрелендәге №776 карары нигезендә билгеле бер тармаклардан оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен 2022 елда иминият взносларын түләүне кичектереп тору тәкъдим ителә.

Әлеге фотокүргәзмә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышлана. Анда геодезистларның һәм сугыш һәм сугыштан соңгы чор картографларының архив фоторәсемнәре тәкъдим ителгән.


12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Минзәлә шәһәрендә яшәүче Фатыйхов Хәтиф Фатыйх улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге коляскадагы инвалидларга махсус урыннар белән җиһазландырылган шәһәрара поездларга онлайн-билетлар сатып алу мөмкинлеген искә төшерә. «Россия тимер юллары» мәгълүмат системасының инвалидларның Федераль реестры (ФРИ) белән интеграциясе нәтиҗәсендә Интернет аша билетлар рәсмиләштергәндә мондый опция узган айдан барлыкка килде. Реестр оешмаларның билгеләнгән инвалидлык турындагы мәгълүматларга даими үтеп керүен тәэмин итә һәм гражданнарны аны раслау буенча бурычлар йөкләмәскә мөмкинлек бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International