ЯҢАЛЫКЛАР



17
май, 2022 ел
сишәмбе

Дәүләт Думасы 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларны электричкаларда түләүсез йөртү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Элегрәк «Бердәм Россия» инициативасын Транспорт һәм РЖД министрлыгы хуплады, шулай ук закон проектлары эшчәнлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе дә хуплады.

Җәйге каникуллар алдыннан "Бердәм Россия " балалар ялының куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен берничә проект башлап җибәрергә тәкъдим итте. Алар профильле ведомстволар һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә тормышка ашырылачак. Балаларның җәйге ялы һәм сәламәтләндерү өлкәсендәге инициативалар балаларның куркынычсызлыгын һәм аларның каникул вакытында мәшгульлеген тәэмин итәргә ярдәм итәчәк. Бу - «куркынычсыз тәртип мәктәбе» проекты, балалар сәламәтләндерү учреждениеләрен модернизацияләү проекты һәм партиянең Халык программасында чагылдырылган башка юнәлешләр.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан 2012 елның 18 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештырылуы турында хәбәр итәбез. 


16
май, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 17 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International