Татарстанда иминиятләштерүче затлар Пенсия фондына дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итә алалар

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Татарстанда иминиятләштерүче затлар өчен яңа сервис эшли башлады. Аның ярдәмендә Пенсия фондының техник ярдәм хезмәтенә дистанцион форматта мөрәҗәгать итәргә, Пенсия фондына электрон документ әйләнеше аша тапшырыла торган персонификацияләнгән исәп отчетын бирүгә кагылышлы сорауларга җавап алырга мөмкин. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

Хәзерге вакытта техник ярдәм күрсәтү хезмәте тарафыннан иминиятләштерүчеләрнең электрон документ әйләнеше аша алынган “Иминиятләштерелгән затның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат” (СЗВ-ТД) мөрәҗәгатьләре эшкәртелә. Мөрәҗәгатьне otchet_pfr@101.pfr.ru электрон адресына юлларга мөмкин.

Мәгълүматларның башка төрләре буенча мөрәҗәгатьләр сервислар электрон документ әйләнешенә күчкәннән соң эшкәртеләчәк.

“Иминиятләштерелгән затның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат” формасы буенча отчет, шул исәптән аны тутыру, тапшыру вакыты, мәгълүматларның форматы турында яңалыклар Россия Пенсия фондының рәсми сайтындагы www.pfr.gov.ru “Электрон хезмәт кенәгәсе” бүлегенә урнаштырылган.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8-800-600-0-000

Интернет-ресурслар www.pfr.gov.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

     https://t.me/PFRTATARbot

 8-960-088-30-74

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

pressa.pfr@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International