РПФның күпчелек хезмәтләрен дистанцион рәвештә алырга мөмкин

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Минзәлә районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукында), клиентның дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (ЕПГУ) теркәлгән очракта, кабул итүгә килмичә, РПФның күпчелек хезмәтләрен алырга мөмкин, дип игътибар итә.

РПФ хезмәтләренең күп өлеше цифрлы форматка күчерелгән. Димәк, РПФ клиентлары үзләренә кирәкле хезмәтләрне өйдән чыкмыйча гына дистанцион рәвештә ала ала - ЕПГУ «Шәхси кабинет» яки РПФ сайтында «Шәхси кабинет» аша.

Өстәвенә, бу пенсионерларга гына түгел, булачак пенсияне формалаштыручыларга да кагыла.

Пенсия яшенә җиткәндә пенсияне билгеләү һәм аны китереп җиткерү ысулы турында электрон рәвештә гариза бирү дә җитә. Пенсияне исәпләү һәм билгеләү буенча алга таба барлык эш РПФ хезмәткәрләре тарафыннан башкарылачак.

 

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге 8 800 600 000

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru кат sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

        https://t.me/PFRTATARbot

   8-960-088-30-74

   https://www.instagram.com/pension_fond_rt/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International