Минзәлә районының ике тренеры «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре»исеменә лаек булды

2022 елның 13 мае, җомга

Шушы көннәрдә Указга Татарстан Республикасы Президенты кул куйды.
Республикада физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең гер спорты буенча тренеры Олег Петровка һәм «Юбилейный» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү буенча тренеры Әлфир Сафиуллинга «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре»дигән мактаулы исем бирелде.
Ике тренер да күп еллар дәвамында дистәләгән көчле спортчы тәрбияләгән. Алар район һәм республика ярышларында гына түгел, федераль ярышларда һәм дөнья чемпионатларында да призлы урыннар яулаганнар.
Олег Ивановичны һәм Әлфир Гиздулловичны мактаулы исемнәр белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International