Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2022 елда иминият взносларын түләү срокларын үзгәртү турында» 2022 елның 29 апрелендәге №776 карары нигезендә билгеле бер тармаклардан оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен 2022 елда иминият взносларын түләүне кичектереп тору тәкъдим ителә.
2022 елның 1 апреленә ЕГРЮЛ яки ЕГРИП расланган исемлекләрдән эшчәнлекнең төп төре коды күрсәтелергә тиеш. Кичектерү 12 айга бирелә. Оештыру-хокукый формалар өчен искәрмәләр бар. Эшчәнлекнең төп төренең яраклы коды булган очракта, ЕГРЮЛда унитар предприятиеләр, муниципаль учреждениеләр, дәүләт һәм гавами-хокукый компанияләр кичектерелми.