Минзәләдә тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар.

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Минзәлә шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Фатыйхов Хәтиф Фатыйх улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 
Хәтиф Фатыйх улы 1932 елның 12 маенда Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында туа. Свияжск сөт техникумын тәмамлаганнан соң Теләнче Тамак авылында май заводында мастер булып эшли. 1957 елда гаиләсе белән Минзәлә шәһәренә күчеп киләләр. Май заводында эшли башлый, аннан 19 ел «Татколхозстрой»СМУда эшли. Соңрак май-сыр комбинаты директоры булып эшли, аннан лаеклы ялга чыга. 
Хәтиф Фатыйх улының бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен»медале белән бүләкләнгән. Хатыны белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Бабайның 3 оныгы, 4 оныкчыгы бар. 

Хөрмәтле Хатыйф Фатыйхович ! 
Туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем үз өлешен кертте, чыннан да, җиңүгә бәһасез өлеш кертте. Бу батырлык гасырлар буена сакланачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәчәк.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International