Начар метеорологик күренешләр: 22 июньдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен көтелә, кыска вакытка көчәючән көньяк-көнбатыш җиле секундына 15-20 метр тизлек белән исәчәк.
Нефтьчеләр паркында 5 нче территориаль-иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Автулева Валентина Николаевна оештырган микрорайон бәйрәме узды.
"Хәтер шәме" акциясе - Бөек Ватан сугышы елларында фронтка китеп, кире кайтмаган якташлар истәлегенә уздырыла торган акция.
27 ИЮНЬДӘ ХАЛЫККА БУШЛАЙ ЮРИДИК ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БЕРДӘМ КӨНЕ
"Минзәлә районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" ДКУ Минзәлә шәһәренең №4 Тикшерү изоляторы армиядә хезмәт иткән ИР-АТларны һәм аттестацияләнгән вазыйфаларга ХАТЫН-КЫЗларны эшкә чакыруы хакында хәбәр итә..
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, район буенча терлек азыгы әзерләүдә 41 берәмлек техника эшли.
Сайлап алу конкурсы икътисад, мәдәният, мәгариф, спорт, иҗтимагый һзм һөнәри эшчәнлектә югары күрсәткечләр һәм дәүләт һәм җәмгыять алдындагы уңышлары өчен Россия Федерациясенең яшь гражданнарын ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан уздырыла.
Район буенча бер сыердан иң күп савылган сөт - "Калморза" хуҗалыгында. Бүгенге көнгә биредә һәр сыердан 24,8 кг сөт савыла, тулаем савым 5,2 тонна тәшкил итә.
Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә узачак.
Бүген, 20 июньдә, Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне Нина Дмитриевна Николаева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.