Нефтьчеләр паркында 5 нче территориаль-иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Автулева Валентина Николаевна оештырган микрорайон бәйрәме узды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева бәйрәмгә килүчеләр алдында чыгыш ясады. Бәйрәм кичәсенең концерт программасы һәркем күңелендә яхшы тәэсир калдырды. Микрорайонның иң актив кешеләренә һәм юбилярларга бүләкләр тапшырылды.
Спорт һәм күңел ачу программасына халык күп җыелды, алар эстафетада, конкурсларда һәм кзыклы ярышларда катнашты, призлар алдылар. Бу бәйрәмнән һәркем канәгать калды.