Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә

2019 елның 21 июне, җомга

Начар метеорологик күренешләр: 22 июньдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен көтелә, кыска вакытка көчәючән көньяк-көнбатыш җиле секундына 15-20 метр тизлек белән исәчәк.

Казан буенча:

Аязучан болытлы. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил көньяк-көнбатыштан 3-8, урыны белән кыска вакытка көчәючән 13 м/с, яшен вакытында - 15-20 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +11..+16º, көнбатышта +19º, көндез максималь һава температурасы +26..+31º.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез урыны белән боз. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11, урыны белән кыска вакытка көчәючән 14 м/с, яшен вакытында көчле - 17-22 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +16..+21º, көндез максималь һава температурасы +28..+33º.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International