Бүген, 20 июньдә, Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне Нина Дмитриевна Николаева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бу уңайдан юбилярны тәбрик итәргә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева. Минзәлә районында социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова килде.
Нина Дмитриевнага Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Айдар Салаховның бүләген тапшырдылар.
Кунаклар юбилярга ныклы сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф, якыннарының игътибарын тоеп яшәвен теләделәр.
Нина Дмитриевна Югары Юшады авылында туган. 6 класс белеме бар. Нина Дмитриевна кече яшьтән хезмәткә өйрәтелгән була. Колхозда төрле эшләрдә эшли, икмәк пешерә, кибетче була. Тормыш иптәше Алексей Иванович белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Нина Дмитриевна туганнарының игътибарын тоеп яши, әбисе янына оныклары килеп йөри.