Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, район буенча терлек азыгы әзерләүдә 41 берәмлек техника эшли.
Барлык хуҗалыклар печән әзерләү белән мәшгуль. Район буенча 1250 тонна печән әзерләнде. Барысыннан да күбрәк - «Рус» хуҗалыгында. Биредә 721 тонна печән әзерләнгән.
Район буенча 5300 тонна сенаж салынган. Бүгенге көнгә иң күп сенаж “Заиковский” хуҗалыгында салынган. Хуҗалык хезмәтчәннәре 3100 тонна сенаж салган. Бу хуҗалыкта күпъеллык үләннәр беренче тапкыр 3200 гектарда чабылган.