Конкурста биш республика проекты катнаша.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм казанда урыны белән түбәндәге һава тормышы көтелә:
- 22 июльдә кичен, 23 июльдә төнлә һәм көндез яшен, кыска вакытка көчәючән җил - 15-20 м/с, урыны белән көчле җил;
- 23 июльдә төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
22 июльдә 18 сәгатьтән 23 июльдә 18 сәгатькә кадәр һава торышы
Казан буенча:
Аязучан болытлы. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез урыны белән көчле. Аерым районнрад яшен. төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал.
җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка авышучан 4-9 м/с, урыны белән кискен - 14 м/с, яшен вакытында кыска вакытка көчәючән - 15-20 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +13..+15˚, көндез максималь һава температурасы +23..+25˚.
Дәүләт Думасы 40 яшьтән өлкән гражданнарга диспансеризация өчен түләүле ял көнен бирү турында РФ Хезмәт кодексына төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.
Ел саен 24 июльдә кадастр инженеры көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан бу көнне Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе ТР буенча Кадастр палатасы белән берлектә 10-12 сәгатьләрдә "кайнар" элемтә уздырачак.
(843)255-25-71 номеры буенча шалтыратып, кадастр инженерлары үз сорауларын Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе ТР буенча Кадастр палатасы һәм "Кадастр инженерлары ассоциациясе" белгечләренә бирә алалар.
Бүген Арча сорт сынау участогы базасында «Татарстан Республикасы чәчүлек җирләренең уңдырышлылыгын арттыру буенча төп чаралар» темасына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында семинар узды.
Чыгышы белән Актаныштан булган музыкант “Минзәләне үз иттем”, ди. 2019 ел ахырыннан Минзәлә районы мәдәният сараенда эшләүче Рузил Миңнеханов үзенең төп максаты итеп яшь минзәләлеләрдә татар сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләүне күрә
Хөрмәтле гражданнар!Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация – күзәтү
Бүгенге көндә район хуҗалыкларында барысы 2446 баш савым сыеры бар.
Районыбызның җәмәгать терлекләре өчен 1110 тонна печән хәзерләнде һәм ул төргәкләргә төрелеп ферма яннарына кайтарып өеп куелды.
10 июльдә туристик рекреацион кластер һәм Россиядә экотуризм булдыруга беренче Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү итү тәмамланды.
Конкурста Татарстанны берьюлы 5 кластер күрсәтәчәк, аларның һәркайсы бер яки берничә аеруча саклана торган табигый территорияне үз эченә ала. Проектлар өчен priroda.life. сайтында тавыш биреп була.