Рузил Миңнеханов: "Минзәләнең табигате иҗатка этәргеч бирә"

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Чыгышы белән Актаныштан булган музыкант “Минзәләне үз иттем”, ди.  2019 ел ахырыннан Минзәлә районы мәдәният сараенда эшләүче Рузил Миңнеханов үзенең төп максаты итеп яшь минзәләлеләрдә татар сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләүне күрә. - Тормышымны халкыбыз сәнгатенә багышлаганга үкенмим. Чөнки аның аша үз юлымны, үзүземне таптым, -ди ул. – Хәзер исә киләчәккә төп теләгем, яшь буында халык уен коралларына карата мәхәббәт уяту. Беркемне дә бернәрсәгә дә мәҗбүри өйрәтеп булмый. Әмма бүгенге көндә мин канәгать: миңа 12-15 бала йөри (алар арасында малайлар-кызлар да, урыслар да, татарлар да бар). Аларны халык уен коралларына өйрәтә алуыма шатмын. Рузил Миңнеханов үзе тумышы белән Актаныш районының Иске Теләкәй авылыннан. Туган авылында 9 сыйныф тәмамлагач, Алабуга мәдәни-агарту училищесында педагог-аккомпаниатор белгечлеген ала. ТИСБИ да экономистка да укып чыга ул. Минзәләгә ул 2019 елның ахырында күченә. Аңа кадәр Яр Чаллыда КамАЗда эшләп ала. Автогигант кысаларында үткәрелгән музыкаль конкурсларда уңышлар яулый ул. “Ни өчен Минзәләгә күченергә булдың?”, дигән сорауга ул “Без бит җир баласы, күңелебез табигатькә тарта. Ә Минзәләнең табигате һәм дә кечкенә, төзек шәһәр булуы күңелгә рәхәтлек өсти, иҗатка этәргеч бирә”, - дип җавап бирде.
Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/ruzil-minekhanov-minzlne-tabigate-iatka-etrgech-bir

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International