Конкурста биш республика проекты катнаша.
Республика туристик-рекреацион кластерлар булдыруга һәм Россиядә экотуризм үсешенә Бөтенроссия тавыш бирүдә беренче урынга чыкты.
Конкурста Федерациянең 68 субъектыннан 115 проект катнаша. Алар арасында биш Татарстан проекты да бар: Кама Тамагы (Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе), "Түбән Кама" милли паркы, Идел-Кама табигый тыюлыгы, "Зәңгәр күлләр" тыюлыгы, шулай ук "Балык Бистәсе" ТРК ("Шумбут" төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый зоологик (ау) тыюлыгы). Ошаган проект өчен тавышны сайтта бирергә була.