Татарстан кадастр инженерлары өчен "кайнар элемтә" узачак

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Ел саен 24 июльдә кадастр инженеры көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан бу көнне Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе ТР буенча Кадастр палатасы белән берлектә 10-12 сәгатьләрдә "кайнар" элемтә уздырачак.

 (843)255-25-71 номеры буенча шалтыратып, кадастр инженерлары үз сорауларын Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе ТР буенча Кадастр палатасы һәм "Кадастр инженерлары ассоциациясе" белгечләренә бирә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International