Дәүләт Думасы 40 яшьтән өлкән гражданнарга диспансеризация өчен түләүле ял көнен бирү турында РФ Хезмәт кодексына төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт. сәнәгать. инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина үзгәрешләрне шәрехләде:
«Без гражданнарыбызның сәламәтлеген саклау һәм аларның гомерен озайтуга китерүче канун кабул иттек. Медицина тикшерүен узу, аеруча билгеле бер яшьтән соң, бик зарур.Эш бирүче хезмәткәргә ел саен диспансеризация узу өчен өстәмә түләүле ял көне бирергә тиеш.
Бу карарны мөһим, гадел һәм вакытлы дип саныйм".