ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Юл хәрәкәтләренең яшь инспекторлары «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесендә 19 команда катнашты.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге үз эшчәнлеген 1997 елда башлады. Ул төрле категория гражданнар: картлар, инвалидлар, балигъ булмаган баласы булган гаиләләр белән эшләүче бердәнбер социаль учреждение.

Шәһәребез елдан-ел үсә бара, аның төньяк өлешендә, бигрәк тә Садак бистәсендә, бик күп йортлар калкып чыкты. Шушы тирәдә берәм-берәм кибетләр, балалар бакчасы кебек социаль объектлар да төзелә башлады. Әмма шушы тирәдә яшәүчеләр өчен дә, шәһәрнең башка якларыннан килеп эшләүчеләр өчен дә бер проблема килеп туды: ул транспорт мәсьәләсе.
Мәдәният эшчеләре, көрәшчеләр Пермь өлкәсе сәфәрләреннән уңышлы кайттылар.

16
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Быел 123 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Балалар җаваплы, катлаулы адым – олы тормыш юлына аяк басу алдында.

Шундый девиз астында район үзәк хастаханәсендә һөнәри бәйрәмгә багышланган конкурс үтте.

Гадәттә яшьләр, югары уку йортын тәмамлаганнан соң, шәһәрдә төпләнеп калырга тырыша. Әмма Фәрраховлар гаиләсенә килгәндә, бөтенләй башкача: университитет һәм институт тәмамлап, тизрәк Яңа Тәкермән авылына кайту турында хыялланганнар алар. Марат һөнәре буенча программист, ә Гүзәл архитектор икән.

Украинаның сугыш уты камап алган Көньяк-көнчыгышыннан балаларны Россиягә чыгаралар. Донецк һәм Луганск өлкәләрендә яшәгән балалар аеруча ярдәмгә мохтаҗ.

Май аенда ТР дәүләт ярдәм порталында шәхси кабинетында миллиончы кеше теркәлде, ТР мисвязь матбугат хезмәте хәбәр итүенчә хәзер аларның саны 1 млн артык.

“Мензелинские зори” агрофирмасының “Калинин” хуҗалыгы Наратлы Кичү фермасында бүгенге көндә бер сыер уртача 18 килограмм сөт бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International