Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге үз эшчәнлеген 1997 елда башлады. Ул төрле категория гражданнар: картлар, инвалидлар, балигъ булмаган баласы булган гаиләләр белән эшләүче бердәнбер социаль учреждение.
Үзәк халыкка стационар булмаган формада ике бүлекчә аркылы хезмәт күрсәтә: берсе – өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе, икенчесе – гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге. Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү – хезмәт күрсәтүнең иң мөһиме һәм кирәклесе. Аның ярдәмендә өлкәннәр һәм инвалидлар үзләрен җәмгыятьнең тулы вәкиле итеп тоялар, йорт шартларында барлык кирәк булган хезмәтләрдән дә файдаланалар. Хезмәт күрсәтү бушлай башкарыла, шул ук вакытта өлкән яшьтәге гражданнарга, инвалидларга һәм башкалар ярдәменә мохтаҗ булган кешеләргә, төрле социаль хезмәтләр күрсәтү (социаль-көнкүреш, социаль-медицина) түләүле формада башкарыла.
Өйләренә барып хезмәт күрсәтүне сорап, гражданнар түбәндәге очракта мөрәҗәгать итә алалар: үзләрен карарга тиешле булган якын туганнары булмаганда, яки андый кешеләре булып та, объектив сәбәпләр аркасында (үзләре өлкән яшьтә һәм инвалид булсалар, шәһәрдән читтә яшәсәләр һ.б) аларны карый алмаганда. Бөек Ватан сугышы ветераннарына социаль хезмәт иң беренче чиратта күрсәтелә.
Бүлектә 25 социаль хезмәткәр (19 ы – авылда, 6 ы – шәһәрдә), 3 шәфкать туташы, 2 социаль белгеч һәм бүлек мөдире эшли. Алар 53 ялгыз пенсионерга, 83 ялгызы гына яшәүче һәм 7 гаиләдә яшәүче пенсионерларга хезмәт күрсәтәләр. Узган ел барысы 179 кешегә хезмәт күрсәтелгән: шуларның 86 сы – авылда, 93 е – шәһәрдә. Шәхси ярдәмгә мохтаҗ булганнарына 48 149 социаль хезмәт күрсәтелгән.
Безнең үзәктә бик күп еллар дәвамында эшләгән авыллардагы социаль хезмәткәрләрне атап үтәсе килә: Зөлфия Гәрәева (өстәге рәсемдә) һәм Альбина Ахметова (астагы рәсемдә). Зөлфия Гәрәева социаль хезмәткәр буларак хезмәт юлын 2000 елда башлап җибәрә. Моныңчы ул Мияш авылында фельдшер булып эшли, ул ябылгач, эшсез кала. Аңа социаль хезмәткәр эшен тәкъдим иткәч, ул уйлап та тормастан ризалаша, чөнки медицина һәм социаль хезмәткәр эшләре охшаш – кешеләргә ярдәм итү. Зөлфия Сәлимовна 80 яше тулган 5 пенсионерга хезмәт күрсәтә. Ул һәрдаим алар янына барып хәлләрен белешә, ашамлык, дарулар илтә, коммуналь хезмәтләргә түли, йортта чисталык һәм тәртип булдыра. Авылдагы социаль хезмәткәр эшенең үз спецификалары бар. Кечкенә авылларда, гадәттә, кибет, даруханәләр булмый, шуңа күрә Зөлфия Сәлимовна үз карамагындагы кешеләре бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасыннар дип, кирәк- яракны шәһәрдән яки күрше авыллардан алып кайта.
– Шәһәргә караганда авылда эшләве кызыклырак, – ди Зөлфия Сәлимовна, – Монда кешеләр башка холыклы. Аларга чәй ясаганда әби- бабайларның ничек шатланганын күрсәгез! Мин аларның яшьлекләре, балалары, сугыштан соңгы авыр еллар турында сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлыйм. Кешеләрнең моң-зарын тыңлау, аларның хәленә керә белү – социаль хезмәткәр эшенең аерылгысыз өлеше.
Зөлфия Сәлимовна еш кына аларга төрле очрашулар оештыра, бергәләп кибетләргә баралар, шәһәргә музейга яки спорт комплексына да киләләр. Үз эшенә ул яңалык, төрлелек тә кертергә тырыша, әйтик, чигү, гарденотерапия (үсемлекләр белән шөгыльләнү), бәйләм бәйләп үз-үзеңне тынычландыру кебек алымнар һ.б.
Зөлфия Сәлимовна җирле үзидарә Советы депутаты буларак, авыл кешеләренең гозерләренә, сорауларына да битараф түгел, аларга ярдәм итәргә тырыша. Ул шулай ук мәдәни чараларда да актив: милли биюләр бии, балалар утренникларында, спектакльләрдә катнаша.
Социаль хезмәткәр Альбина Риф кызы Ахметова үз хезмәт юлын социаль тәэмин ителеш хезмәте оешкан елны – 1992 елда ук башлап җибәрә. Инде менә 22 ел буена ул ялгыз һәм балалары еракта яшәгән пенсионерларга таяныч булып тора.
– Пенсионерларны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Шул вакытта гына эштә барысы да уңай булачак, – ди Альбина Рифовна. – Эш дәверендә мин күпмедер дәрәҗәдә алдан сизенүчән, тоючан кешегә әверелдем. Безнең эштә ансыз булмый. Кайбер чакта пенсионер белән теге яки бу мәсьәлә буенча кем хаклы икәнен аңлаша башлаганчы – китүең яхшы. Ә инде була шундый ситуацияләр: кешегә йөрәгең белән ярдәм итәргә теләп, аның тормышына, язмышына да тыкшынырга туры килә.
Бүген Альбина Рифовна Бикбаудагы 4 пенсионерга хезмәт күрсәтә, гомуми эш дәверендә ул 90 ялгыз пенсионерны караган. Ул үз клиентларына буш вакытларын файдалы уздырырга, гадәти көннәрне төрлеләндерергә ярдәм итә. Эшендә гарденотерапия һәм хезмәт терапиясе технологияләрен куллана.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе гаиләгә һәм балаларга булышу максатыннан, иң күп социаль-тернәк ләндерү һәм профилактик эшләр алып барыла торган төп звено булып тора. Бүлекчәдә мөдир белән берлектә 6 белгеч эшли. Белгечләр социаль яктан авыр һәм авыр тормыш ситуациясенә дучар булган гаиләләрне күз уңында тоталар.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең төп максаты – балаларны карау-чысыз һәм яклаучысыз калдырмау, социаль ятимлекне профилактикалау, балигъ булмаганнарны Яшәү шартлары авыр булган гаиләләргә профилактика уздыру үз эченә гаиләләр белән шөгыльләнүче белгечләрнең: полиция- нең участок инспекторы, ПДН инспекторлары, психологлар, социаль педагоглар, участок педиатрлары һ.б.ның үзара тыгыз элемтәдә эшләвенә бәйле. Авыр тормыш ситуациясенә эләккән әлеге гаиләләр белән эшләүнең төп методы – ул социаль патронажлык итү, ягъни төрле ведомство вәкилләренең гаилә белән бер-берсенә ышанып контактта торуы, гаилә турында төгәл объектив мәгълүмат җыю һәм төрле учреждение һәм ведомстволар аркылы эффектлы тәэсир итү.
Татьяна ЖЕЛЕЗКИНА,
комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры