ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2015 ел
дүшәмбе

“Татавтодор”ААҖнең Минзәлә филиалы җитәкчелеге тыл ветераннары Мөхтәр Мирфаязовның, Миргазиян Фәтхелбаяновның, Гөлсем Солтанованың өйләрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Татавтодор” ААҖ әзерләгән бүләкләрне һәм конверт белән акча тапшырдылар.


22
май, 2015 ел
җомга

Минзәләдә партия эчендә алдан яшерен тавыш бирү узды. Праймеризда катнашу өчен Минзәлә шәһәр Советына 24 депутатлыкка кандидат теркәлгән иде. Алар арасында укытучылар, инженерлар, мәктәп директорлары, районның төрле оешма һәм предприятие җитәкчеләре бар. 


21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Җәмәк авылында туган шәхси эшмәкәр Таһирҗан Шәрипов туган ягында Кадрәк авылы янында җир алып ягулык салу станциясе төзи башла­ды. 

Әтрәкле авыл җирлегенә караган Чупай һәм Филимоновка авылларында да сугышта һәлак булганнар истәлегенә обелисклар ачылды. 

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакыт­лыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Минзәләдә булган очрашуда яңгыраган мөрәҗәгатьләр буенча конкрет карарлар кабул итте. 
Советлар Союзы Герое генерал-полковник Васи­лий Гордов исемендәге кадет интернат мәктәбенең 17 укучысы ант бирделәр – яхшы укырга, тәртипле булырга, спортны яратырга һәм әлеге исемне лае­клы йөртергә.

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Кама буе территориаль идарәсенең аналитик контроль буенча махсуслашкан инспекциясе Минзәләдәге атмосфера һавасының составын тикшерү максатыннан проба алды. Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәсендә, зарарлы матдәләрнең тиешле концентрациядән артык булмавы ачыкланды. 

Минзәлә районының авыл җирлекләрендә 17 майда узган гражданнарның үзара салым буенча референдум нәтиҗәләре 


Районда 23 майда “Соңгы кынгырау” бәйрәме була. Быел 11 нче сыйныфны 86 укучы тәмамлый, уз­ган елга караганда 38 балага азрак. 

29 нчы майда медицина ярдәме күрсәтелү һәм аның сыйфатына кагылышлы кагыйдәләрнең ни рәвешле саклануы һәм әлеге мәсьәләлр буенча ха­лыкка хокукый ярдәм күрсәтү масатыннан “кайнар линия” телефоннары ачылачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International