Минзәлә һавасы чиста

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Кама буе территориаль идарәсенең аналитик контроль буенча махсуслашкан инспекциясе Минзәләдәге атмосфера һавасының составын тикшерү максатыннан проба алды. Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәсендә, зарарлы матдәләрнең тиешле концентрациядән артык булмавы ачыкланды.

Бензол (тиешле концентраци­ясе – 0,300 мг/м3 булырга тиеш) шәһәрнең көньяк, көнчыгыш, көнбатыш һәм төньяк өлешендә 0,2 не тәшкил итә. Шулай ук то­луол (0,600), ксилол (0,200), сти­рол (0,040), этилбензол (0,020) кебек зарарлы матдәләр дә шәһәребезнең барлык өлешендә дә 0,2 мг/м3 н е т әшкил итә, я гъ­ни әлеге матдәләр нормадан артык түгел. Углерод оксиды (5,000) 3,0 мг/м3, углеводород­лар суммасы шәһәрнең көньяк өлешендә – 1,53, көнчыгышында – 1,49, көнбатышында – 1,14, төньягында 0,72 мг/м3 тәшкил итә.

Метан (50) шәһәрнең көньяк өлешендә 1,42, көнчыгышында – 1,44, көнбатышында – 0,95, төньягында – 0,56 мг/м3. Азот диоксиды белән аммиакның ти­ешле концентрациясе 0,2 мг/м3 тан артык булырга тиеш түгел, Минзәлә һавасында азот ди­оксиды – 0,10, ә аммиак – 0,04 мг/м3 н ы т әшкил и тә. К үкерт водороды, күкерт диоксиды, фенол, формальдегид кебек заралы матдәләр шулай ук Минзәләбез һавасында тиешле концентрациядән артык түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International